Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия рәсмиләштерүгә документларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирә алалар. Хәзер хезмәт автомат режимда тормышка ашырылган һәм социаль яклануны таләп итми. Бу хакта социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Скрябина хәбәр итте.

"Элек бу хезмәт порталда иде, әмма документлар пакеты хупланганнан соң, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүне таләп итте. Хәзер бу хезмәт тулысынча автоматлаштырылган режимда гамәлгә ашырылган. Шуңа күрә әлеге социаль ярдәм чарасына дәгъва кылучы гражданнарга онлайн-режимда хезмәт күрсәтүдән файдаланырга һәм бик зур ихтыяҗ булмаганда, социаль яклау органнарына килеп йөрмәүләрен үтенәбез", – диде Ирина Скрябина.

Моннан тыш, 16 октябрьдән торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләрне яңадан теркәүнең яңа чоры башланачак.

"Сүз узган елның көзендә субсидия сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар турында бара. Хәзер яңа чорга яңадан теркәү вакыты туры килә. Ул бер ай дәвам итәчәк. Әгәр кеше 16 октябрьдә килгән икән, аңа субсидия 1 ноябрьдән билгеләнәчәк, нәкъ менә кеше 15 ноябрьдә мөрәҗәгать иткән очракта, аңа субсидия дә 1 ноябрьдән билгеләнә", – дип аңлатты Ирина Скрябина.

"Һәр пенсионер да мөстәкыйль рәвештә шәхси кабинет ача алмый. Мин балаларына, туганнарына, өлкән буын кешеләргә субсидия алу өчен гариза бирергә ярдәм итүләрен сорыйм", - дип өстәде ул.

Халыкны кабул итү талоннар буенча алып барыла. Кабул итүгә социаль яклау органнарында да, дәүләт хезмәтләре Порталы аша да язылырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, талоннарның 80%ы кабул итүгә алдан язылу буенча туры килә. Социаль яклау бүлегенә килгәндә битлектән булу зарур.

Чәршәмбе, 14 октябрь 2020, 15:30