Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче шәһәр стоматология поликлиникасының баш табибы Рания Теркулова "Ел менеджеры-2019" 23 нче Россия идарәчеләр конкурсының "Сәламәтлек саклау" номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.

«Ел менеджеры» Россия идарәчеләр бәйгесе йомгаклау этабы булып тора һәм төбәк конкурсларында җиңүчеләр арасында үткәрелә. Конкурс сынаулары барышында катнашучыларның төбәкләр һәм тулаем ил икътисадын үстерүгә керткән өлеше төрле яклап өйрәнелә, иң уңышлы эшмәкәрлек һәм идарә итү практикалары турында белешмәләр туплана, ә конкурс жюрие конкурсантларның уңышларын үстерә, аларның казанышларына дәлилләнгән бәя бирә.

Рания Теркулова 12 ел стоматология поликлиникасын җитәкли. Аның җитәкчелегендә учреждение заманча стоматология клиникасына әверелде: җиһазлар шәһәрнең алдынгы клиникаларыннан калышмый, квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Быел 1нче стоматология поликлиникасына 50 ел тула.

Рания Теркулова күп санлы исемнәр һәм бүләкләр иясе – Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Ел хатын-кызы» һәм «Ел табибы» республика конкурслары иясе.

Чәршәмбе, 14 октябрь 2020, 16:38