Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Гаиләне балалары туу белән котлады һәм сертификатларны Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды. 25 Чаллы гаиләсе сертификатка ия булды.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы сертификаты акчаларыннан файдаланган.

Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләренә түләү, ананың булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) гаиләләргә айлык түләү.

2020 елда ана (гаилә) капиталы суммасы: 466 617 сум, әгәр икенче бала 2007 елдан 2019 елга кадәр туган булса; 466 617 сум, әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан туган булса; 616 617 сум тәшкил итә.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган булырга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Сертификат бирү, ана капиталы сертификаты акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 15 октябрь 2020, 09:59