Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы Юрий Свининның "Тормыш дәвам итә..." дигән күргәзмәсе ачылды. Юрий Свинин – монументаль сәнгать рәссамы, рәссам-график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

 Юрий Свинин 1955 елда Иркутскида туган. 1974 елда Иркутск сәнгать училищесының сәнгать-педагогик бүлеген, ә 1980 елда Суриков ис. МГХИны тәмамлый (графика бүлеге). 1980 елда Яр Чаллыга килгәч, шәһәрнең сәнгать тормышында актив катнаша. Аның тарафыннан төрле материалларда һәм техникаларда шәһәрнең зур монументаль объектлары булдырылган.

Рәссамны котларга хезмәттәшләре, дуслары, туганнары килде. Яр Чаллы сәнгать көллиятенең вокал бүлеге студентлары һәм укытучылары иҗади атмосфера тудырдылар, алар матур әсәрләр фонында романслар башкардылар.

Күргәзмә 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 16 октябрь 2020, 08:25