Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бүген Яңа «Чаллы Яр» мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаменты дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гомәров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин катнашты.

 «Чаллы Яр»ны ачу тантанасында Камил Сәмигуллин вәгазь укыды. Ул төзүчеләргә һәм проектлаучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кунакларны һәм мәхәллә кешеләрен Рөстәм Хуҗин сәламләде: "Бу изге эштә катнашканнарга, планнарыбыз тормышка ашсын һәм бүгенге тантана булсын өчен тырышлык куючыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Әлеге иман йортының ишекләре мәхәллә кешеләре өчен һәрвакыт ачык булсын. Мөмкин кадәр күбрәк мөселманнар өчен догалар яңгырасын, алар игелеккә, тынычлыкка, шәфкатьлелеккә, миһербанлыкка өндәсен!" – диде ул.

"Чаллы Яр" - Яр Чаллының беренче юл буе мәчете. Ул Орловка боҗрасы тирәсендә урнашкан һәм  хай-тек стилендә эшләнгән ике катлы бинадан гыйбарәт. Аның мәйданы 450 квадрат метр тәшкил итә, бер юлы 250 дин тотучыны сыйдыра ала. Анда Орловка, яңа төзелә торган «Притяжение» комплексында яшәүчеләр, М-7 федераль трассасы буйлап узучы автомобильчеләр йөри алачак. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар тудырылган. Мәчет тәүлек буе эшләячәк.

«Юлчыларның максималь уңайлылыгы өчен биредә барысы да эшләнде. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бина эченә чит кеше ярдәменнән башка кереп, намаз укый алачак», – дип сөйләде мәчетнең имам-хатыйбы Илдар Зыяров.

Әйтергә кирәк, бу шәһәрдә төзелгән 15 нче мәчет.

Җомга, 16 октябрь 2020, 13:14