Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Маһинур Фатыйх кызы Шәфигуллина котлаулар кабул итте. Маһинур Фатыйх кызы Алабуга районының Дөм-Дөм авылында күп балалы гаиләсендә туа. Җиде сыйныф тәмамлый. 1941 елда колхозда һәм урман кисүдә эшли. Өлкән абыйларын фронтка алалар, алар аннан әйләнеп кайтмый. 1949 елда демобилизацияләнгән фронтовик Исмәгыйль Шәфигуллинга кияүгә чыга. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. 1950 елда гаиләсе белән Кукмара районына күчәләр, ире белән бергә урман хуҗалыгында эшлиләр. 1990 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә.  Маһинур Фатиховнаның 11 оныгы, 15 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар.

Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «II дәрәҗә Ана даны», «Хезмәт Ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Җомга, 16 октябрь 2020, 14:04