Татарстан Республикасы территориясендә 17 октябрьдә төнлә һәм иртән
урыны белән секундына 15-16 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Яр Чаллыда болытлы һава торышы, көндез аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән юеш кар яварга мөмкин, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 6-11 метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән секундына 15-16 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы +1..+6˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚.
Теләсә нинди бәла-каза килеп чыккан очракта шунда ук ашыгыч хезмәтләрне бердәм
чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар тәүлек
әйләнәсенә стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)
288-46-96.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 октябрь 2020, 14:53