Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 12 октябрендәге 2179-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, 2020 елның 14 октябреннән социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 23 октябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420044, Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт. Конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында http://mtsz.tatarstan.ru «Конкурслар һәм акцияләр» өстәмә битендә https://mtsz.tatarstan.ru/2020-god-4893089.htm урнаштырылган.

Якшәмбе, 18 октябрь 2020, 14:03