Дүшәмбе, 23 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе коронавирус инфекциясе белән авыручы һәм коронавируска шикләнелгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 6 августындагы, 1191 номерлы карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен, вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер эш көне, тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче – эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары буенча.

Медицина хезмәткәрләре махсус стажлары булган очракта вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы (мәсәлән, авыл җирендә кимендә 25 ел эшләү яки шәһәрләрдә 30 ел эшләү). Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу срогы махсус стаж эшләп чыгару датасыннан һәм аңа мөрәҗәгать итүне кичектереп тору чорыннан чыгып исәпләнә.

2020 елда отсрочка вакыты ел ярым тәшкил итә. Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда тупланса, пенсия билгеләү өчен мөрәҗәгать итү срогы ел ярымга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда  икән – өч елга, 2022 елда – дүрт елга. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж эшләп чыгарганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк.

Җомга, 16 октябрь 2020, 15:27