Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. 17 октябрьдә ярминкәләргә Татарстан Республикасының 15 районыннан 51 млн сумлык 3 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Хәзер продукциянең ассортиментытагын да киңәйтелде, авыл хуҗалыгының сыйфатлы һәм яңа продуктлары: сөт, каймак, эремчек, май, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, бал һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин. Ит, сыер, дуңгыз, сарык, кош-корт (каз, үрдәк, тавыклар, күркә), кәбестә, суган, кишер һ. б. продукция белән сату итүчеләрдә кеше күп җыелган иде.

«Төзүче» стадионының ярминкә мәйданында Тукай муниципаль районы мәдәният учреждениеләре тарафыннан концерт программасы оештырылган иде. Киләсе ярминкәләр 24 октябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 17 октябрь 2020, 16:11