Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды. Нина Павловна Золотовага Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Нина Павловна Казанда туа. 1938 елда мәктәпкә укырга керә, 6 сыйныфны тәмамлый. 13 яшьтән эшли башлый. 1943 елда баш киемнәре ясау остаханәсенә эшкә урнаша. Соңыннан баш киемнәре модельеры-конструкторы була. 1948 елда кияүгә чыга, кыз тәрбияләп үстерә. Ветеранның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 19 октябрь 2020, 14:00