Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасын җәелдерә.

20 октябрьдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасына турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

Дүшәмбе, 19 октябрь 2020, 16:04