Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, 22 октябрь көнне, 14:00 сәгатьтә Чаллы Үзәк китапханәсендә шагыйрь Мирһади Разов белән әдәби онлайн-очрашу узачак. Очрашуны трансляцияләү берничә мәйданчыкта алып барылачак: библиотека-челны.рф  сайтында, «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә һәм Яр Чаллы китапханәсенең рәсми YouTube-каналында. Чарада каләм ияләре һәм хезмәттәшләре Факил Сафин, Рәшит Бәшәр катнашачак.

Мирһади Разов – шагыйрь, журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, 500дән артык җыр авторы, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре.


Пәнҗешәмбе, 22 октябрь 2020, 09:38