Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бер ел вакытлы хезмәт урынына контракт буенча ике еллык хезмәтне сайлаучылар саны артты. Бу хакта ТР Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильясов хәбәр итте.

"45тән артык егет вакытлы хезмәтне контрактка алыштырды, узган ел андыйлар нибары 20 иде. Быел без планны үтәдек диярлек. Хәзер контракт буенча декабрь аена чакыру әзерлибез", - дип сөйләде ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закон урта махсус яки югары белем турында диплом алган хәрби хезмәткә чакырылучыларга вакытлы хезмәт итүдән башка контракт буенча хезмәт итәргә рөхсәт бирә.

"Өлкәнрәк яшьтәге егетләр, бер ел казармада хезмәт итүгә караганда, ике ел 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшкә йөрүең яхшырак, дип саный. Урта махсус белемле кешеләр үз һөнәрләрен Кораллы Көчләр сафларында эзлиләр. Хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бүген лаеклы. Моннан тыш, биш елдан хезмәткәрләрнең торак алу өчен ипотеканы рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килә", - дип билгеләп үтте Рәшид Ильясов.

Көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы көздә барлыгы 300гә якын чаллылыны хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла, шуларның 60%ы  шефлыкка алынган хәрби частьләргә озатылачак.

Сишәмбе, 20 октябрь 2020, 14:22