Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Зәңгәр агымның тылсымлы көче – МОСГАЗ йолдызлар кабыза» IX Халыкара яшь талантлар фестиваленең заявка кампаниясе башланды. Фестиваль ике юнәлештән тора: «МОСГАЗ йолдызлар кабыза» музыкаль конкурсы һәм «Зәңгәр агымның тылсымлы көче» дип исемләнгән яшь рәссамнар конкурсы.

Җиңүчеләр «Академик вокал», «Эстрада вокалы» һәм «Халык вокалы» номинацияләрендә билгеләнә (катнашучылар 8-11 яшьлекләр, 12-14 яшьлекләр һәм 15-18 яшьлекләр төркемнәренә бүленгән). Сәнгать бәйгесе 7 яшьтән 10 яшькә кадәр, 11дән 14 яшькә кадәр һәм 15тән 18 яшькә кадәрге категорияләр буенча үткәрелә.

Быел вокаль конкурсның темасы итеп «Мультипликацион фильмнардан җырлар» сайланды, ә яшь рәссамнарга эшләрне өч номинациядә тәкъдим итәргә була: «Минем йортым дөньясы», «Мәңгелек ут – мәңгелек хәтер», шулай ук «Газ хезмәткәрләре көне һәм бәйрәмнәре».

2019 елда фестиваль катнашучылар саны буенча рекорд куйды: оештыру комитетына 3017 гариза керде. Җиңү өчен Россиянең 70 регионыннан һәм 7 илдән 1000нән артык яшь вокалчы һәм 2000нән артык рәссам көч сынашты.

«Зәңгәр агымның тылсымлы көче – МОСГАЗ йолдызлар кабыза» Мәскәү халыкара фестивале –  «МОСГАЗ» АҖнең хәйрия проекты, ул Мәскәү мэры һәм Хөкүмәте матбугат хезмәте һәм башкала шәһәр хуҗалыгы комплексы ярдәмендә үткәрелә. Гаризалар 11 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Фестивальдә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат чараның рәсми сайтында https://stars.mos-gaz.ru/ урнаштырылган.

Сишәмбе, 27 октябрь 2020, 09:23