Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында «Мәдәниятләр диалогы мәгариф эшчәнлеге контекстында» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә мәктәпкәчә, урта, урта махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар катнашты.

 Катнашучыларны Яр Чаллы педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде. Ул «Югары уку йортлары белем бирү киңлеге шартларында мәдәниятләр диалогы» темасына доклад белән чыгыш ясады һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты мисалында югары уку йортында "поликультуралы" белем бирүне гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының чит ил партнеры Кашмир (Һиндстан) видеодоклады катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Профессор Нәсим Әхмәд Шахның чыгышы татар мәдәниятендә мультимәдәниятлелек һәм этник күптөрлелек темасына багышланган иде. Чыгышында ул «Татарстан моделе»нә үз карашын тәкъдим итте, аны бер җәмгыятьтә төрле мәдәниятләрнең гармониядә яшәүдә уңай моделе дип атады.

Пленар утырыштан соң секцияләрдә эш башланды, алар кысаларында мастер-класслар, тренинглар, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр узды.

Чәршәмбе, 21 октябрь 2020, 13:18