Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Дәүләт Думасы Президент Владимир Путин йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, 2021 елның 1 мартына кадәр гариза бирмичә балаларга түләүләрне тормышка ашыру турында закон кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: "Керемнәре зур булмаган гаиләләрнең беренче яки икенче балалары туу сәбәпле айлык түләүләр алу процедурасын озайту турында карар кабул итүне бик вакытлы һәм актуаль дип саныйм. Бу чара кешеләрнең сәламәтлеген саклау, балалы гаиләләрне социаль тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен кирәк".

Закон нигезендә, беренче яки икенче балага уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә ай саен бирелә торган түләүләр 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла.

Чәршәмбе, 21 октябрь 2020, 16:33