Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген мэриядә шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды. Депутатлар Башкарма комитетның җаваплы затлары белән берлектә шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорга әзерләү барышы турында фикер алыштылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу – Рөстәм Гайнуллов җитәкчелегендәге IV чакырылыш Шәһәр Советы Комиссиясенең беренче утырышы.

Шәһәр хуҗалыгын 2020-2021 елларда көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләү чаралары турында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы
Салават Ситдыйков сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, «Татэнерго» АҖ филиалы – Чаллы ТЭЦының җылылык чорына әзерлеге 100% тәшкил итә. Җылылык бирү белән бәйле барлык ремонт эшләре 2020-2021 еллардагы җылылык чоры башланганчы тулы күләмдә тәмамланды. «Татэнерго» АҖ филиалы – Чаллы җылылык челтәрләре тарафыннан гидравлик сынаулар нәтиҗәләре нигезендә җылылык челтәрләрендә ремонт эшләре планнарына төзәтмәләр кертелде. Барлыгы 17,5 км җылылык челтәре төзекләндерелгән. 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 7,6 чакрымга күбрәк ремонтланган»,– дип билгеләп үтте спикер.

 Шәһәрнең автомобиль юллары предприятиесе кирәкле ягулык һәм бозлавыкка каршы материаллар әзерләгән. Бозлавыкка каршы көрәш өчен 10 мең тонна елга комы һәм 2 500 тонна техник тоз сатып алынган.

 Юлларны һәм магистраль тротуарларны кышкы чорда чистарту өчен «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП карамагында хәзерге вакытта 182 берәмлек техника бар. Предприятие директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Анисимов билгеләп үткәнчә, кар чистарту һәм чыгару өчен махсус техника җитәрлек санда.

Депутатлар әлеге мәгълүматны игътибарга алдылар, Башкарма комитетка юл-транспорт хезмәтләренең көзге-кышкы чорда эшләү өчен әзерлеген тәэмин итәргә, шәһәрнең ЮХИДИсен юллар чистартуны оештыруга җәлеп итәргә дигән тәкъдим белән чыктылар.

Пәнҗешәмбе, 22 октябрь 2020, 17:00