Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Уку елы дәвамында балалар мәдәният учреждениеләренә актив йөрделәр, шулай ук мәдәни көндәлекне дә пөхтә алып бардылар. Иң яхшы экземплярлар бүген китапханә фойесындагы күргәзмәдә тәкъдим ителде.
Барлык катнашучыларга котлау сүзләре белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Венера Гайнуллина мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул мәктәп укучыларына киләчәктә дә театрларга, музейларга, китапханәләргә актив йөрүләрен теләде. Шәһәр мәдәният идарәсенең баш белгече Венера Галеева проектта җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырды.
Узган уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстанда «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә 216 һәм 53 ата-ана «иң мәдәни ата-ана» номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде. Алар арасында Яр Чаллы шәһәре буенча 12 укучы һәм 3 ата-ана билгеләп үтелде.

Җомга, 23 октябрь 2020, 09:48