Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстанның бөтен төньяк-көнчыгыш өлешеннән йогышлы чир белән авыручыларны кабул итү өчен 1200 койка булдырылган. Хәзер 1000ләп койкада авырулар дәвалана. Бу хакта бүген журналистлар белән пресс-конференция барышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

«Бу сан динамик. Ул артырга да, кимергә дә мөмкин, чөнки көн саен кабул итү, пациентларны чыгару алып барыла», - дип тәгаенләде ул.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, пандемия барышыннан бирле шәһәрдә лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясе диагнозы белән 882 очрак теркәлгән, 708 кеше сәламәтләнгән, 26 кеше вафат булган. ИВЛ аппаратларына хәзер 12 пациент тоташтырылган.

«Хәзерге вакытта сезонлы ОРВИның үсеше күзәтелә. Бу поликлиникага мөрәҗәгатьләр санының артуына китерде. Табибларны чакырулар саны артты. Бөтен медперсонал максималь мобилизацияләнгән. Хастаханәләрдә кичектергесез ярдәмнең өстәмә кабинетлары ачыла. Техник мөмкинлек булган җирдә халык агымын максималь бүлү өчен медицина учреждениеләренә өстәмә керү урыннары оештырыла».

Гриппны профилактикалау максатыннан Яр Чаллыда вакцинация үткәрелә. Шәһәрнең медицина оешмаларына федераль бюджеттан 320 303 доза вакцина керү планлаштырылган, шуларның 231 013 – зурлар челтәренә һәм 89 290ы – балаларга.

Хәзерге вакытта 105 меңнән артык прививка ясалган, бу гомуми планның 33 процентын тәшкил итә: «Вакцинаның беренче партиясе тулысынча кулланылган. Узган атна ахырында балалар вакцинасы кайтты. Балаларны вакцинацияләү дәвам итә. Киләсе атнада без өлкәннәр өчен вакциналар килүен көтәбез, аларны вакцинацияләү дә дәвам итәчәк», - диде идарә башлыгы.

Җомга, 23 октябрь 2020, 12:09