Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан чит илдән кайтып, коронавируска тест тапшырмаган гражданнарга карата 22 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта "Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев хәбәр итте: "Нигездә, бу Төркиядән ял итеп кайтучылар. Аларның җидесе буенча тиешле карар кабул ителде, калганнары эшкәртелә. Штраф күләме –15 мең сум", - диде ул.
Чит ил сәфәреннән кайтучы чаллылылар коронавируска тест тапшырырга һәм бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЕСИА) анализ нәтиҗәләрен өч көн эчендә күрсәтергә тиеш.

"Мондый мөмкинлек бирелә. Казан аэропортында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәтләре тәүлек буе эшли. Килеп төшүгә үк тиешле анализларны алалар, ә икенче көнне электрон адреска яки Whatsappка нәтиҗәләр җибәрелә", - дип аңлатты Илгизәр Бариев.

Шулай ук Роспотребнадзор белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, шәхси медицина оешмаларын, сәүдә объектларын коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында санитар таләпләргә туры китерү буенча тикшерүне дәвам итә.

"Сәүдә һәм җәмәгать туклануы челтәрендә кисәтүләр күп теркәлә. Битлекләрне һәрвакытта да кулланмыйлар, перчаткасыз эшлиләр. Ачыкланган барлык бозулар да РФ КоАП тиешле статьялары буенча квалификацияләнә. Административ штрафлар салына яки материаллар карар кабул итү өчен судларга җибәрелә. Бездә дүрт кальян ябылган, бер төзелеш оешмасы үз эшчәнлеген 15 тәүлеккә туктаткан", - диде спикер.

Җомга, 23 октябрь 2020, 13:13