Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Ростелеком" һәм Россия Пенсия фонды "Интернет әлифбасы" – "Ял һәм сәяхәт өчен Интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр" программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләде. Яңа курс компьютерда эшләү буенча база күнекмәләрен үзләштергән өлкән яшьтәге кулланучыларны һәм үз белемнәрен киңәйтергә, Интернетта тәкъдим ителгән мөмкинлекләрдән күбрәк файдаланырга теләүчеләрне укыту өчен өстәмә материаллар комплекты булып тора.

Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар Интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның иң уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышачаклар, кунакханәне һәм экскурсиягә билетларны ничек броньларга икәнлеген беләчәкләр. Ә иң мөһиме, укыту модуле материаллары барысын да дөрес һәм төгәл үтәргә  ярдәм итәчәк.

"Ростелеком" һәм РПФ берничә ел дәвамында "Интернет әлифбасы" программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра. Модульләрнең тематикасын интернет тыңлаучылары һәм интернеттан файдаланучылар билгели, мөрәҗәгатьләрне Азбукаинтернета.рф интернет-порталында кире элемтә формасы аша юллый. Монда ук база дәреслегенең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, шулай ук өлкән буын кулланучыларына яңа темаларны үзләштерергә ярдәм итүче материалларның тулы комплекты – укытучылар өчен методик рекомендацияләр һәм һәр дәрескә күрсәтмә әсбаплар урнаштырылган.

«Интернет әлифбасы» программасы материаллары пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы укытучылары тарафыннан һәр тема буенча аерым курслар буларак та, өстәмә дәресләр оештыру өчен дә файдаланылырга мөмкин.

Җомга, 23 октябрь 2020, 13:41