Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Лидия Афанасьевна Стахеева һәм Мария Александровна Карташова юбилейларын билгеләп үтәләр. Лидия Афанасьевнага 95 яшь тулды. Ул Чаллы районының Олы Шилнә авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында глаубер тозы чыгару цехында аппаратчик ярдәмчесе булып эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветеранына кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Лидия Афанасьевна Яр Чаллы шәһәре прокуратурасының суд утырышы секретаре, аннары канцелярия мөдире булып эшләгән. Ире белән бергә бер малай тәрбияләп үстергәннәр, бүген аның бер оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Лидия Афанасьевна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мария Александровнага 90 яшь тулды. Юбиляр Тукай районының Шилнәбаш авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Яр Чаллыда текстиль фабрикасында эшли. 1953 елда кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Александровна Яр Чаллы типографиясендә кәгазь кисүче булып эшләгән. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярларга РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән  Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм ТИҮ рәисе Георгий Краев юбилярларга котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Җомга, 23 октябрь 2020, 15:28