Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Башкарма комитетта муниципаль программаларны карау буенча комиссия утырышы булды, анда 2021-2023 елларда тормышка ашыру планлаштырыла торган дүрт программа тәкъдим ителде. Бу  – «2021-2023 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәтен үстерү», «2021-2023 елларга Яр Чаллы шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү», «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», «2021-2025 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысыз калуларны профилактикалау» программалары.

Комиссиянең киләсе утырышы бер атнадан соң булачак.

Җомга, 23 октябрь 2020, 16:38