Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 20 октябрь, 5389 номерлы карары нигезендә 2021-2036 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләнде. Ачык тыңлаулар шәһәр Башкарма комитетының 400 залында 2020 елның 27 октябрендә 14:00 сәгатьтә узачак. 2020-2036 еллар чорына Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты буенча ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризаны шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсенең энергетика бүлеге 2020 елның 26 октябренә кадәр эш көннәрендә 8:00дән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 414, 431 кабинетлар.

Сишәмбе, 20 октябрь 2020, 15:14