Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны – Анастасия Михайловна Казанцева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга микрорайонның ТИҮ рәисе Надия Гришаева да кушылды.

Анастасия Михайловна Пермь краеның Зязелга авылында туа, Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында почтальон булып эшли. 1960 елда гаиләсе белән Төмән өлкәсенең яңа Заимка авылына күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы авыл хуҗалыгы техникасында эшли. 1986 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә.

Анастасия Михайловна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Шимбә, 24 октябрь 2020, 08:26