Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Көзге айлык кысаларында, шәһәрнең санитар һәм эстетик торышын тәэмин итү максатларында, агымдагы атнада 3 чәршәмбе өмәсе үткәрелде, анда 12 091 кеше катнашты, 244 берәмлек техника җәлеп ителде, аның барышында 324,9 га шәһәр территориясен чистартылды; 706 куб. метр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды;  агач һәм куаклар утырту – 802 данә тәшкил итте.

Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре муниципаль учреждениеләр, «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә, Королев урамыннан алып Халыклар дуслыгы проспектына кадәр Тынычлык проспекты буенча Инжиниринг үзәге һәм Медицина шәһәрчеге ягыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр; шулай ук ГЭС бистәсендәге Чернобльчеләр скверында һәм Габдулла Тукай скверларында яфрак җыю үткәрделәр."Шатлык" яшьләр үзәге территориясендә агачлар утырттылар.

 Автозавод районы хезмәткәрләре Тынычлык проспекты буенча «Школа» тукталышыннан Автозавод проспектына кадәр яфрак җыюда, кою заводы каршындагы 2 га мәйданда санкцияләнмәгән чүплекне юк итүдә катнаштылар, нәтиҗәдә 56 куб. метр чүп-чар чыгарылды, Автосборочный юлы территориясендә 60 данә миләш утыртылды.

«Вахитов» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре 28 комплекс территориясендә 15 чыршы, «Московский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан 29 комплекс территориясендә шулай ук 15 чыршы утыртылды. 15 кешедән торган «Өмет» территориаль иҗтимагый үзидарәсе вәкилләре Г. Камал бульвары территориясен чистартты.

«Үзәк 7 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм 7 комплекс халкы 78 данә агач һәм декоратив куаклар утыртуда, клумбаларны чистартуда һәм күпьеллык чәчәкләр утыртуда актив катнаштылар. «Энтузиастлар» ТИҮ һәм 3/11 йорт активы 5 чыршы утырттылар. 14 комплекста яшәүчеләр һәм «14 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе тарафыннан территорияне чистарту, куаклар кисү һәм ведомство карамагындагы территориядә 8 агач утырту эшләре башкарылды. 41 комплекс территориясе Советы 41/23 торак йортлар янындагы территорияне чистартты. «39 комплекс» ТИҮ рәисе һәм йортлар буенча җаваплылар тарафыннан 39/13 торак йортлар территориясендә яфраклар һәм чүп-чар җыю оештырылды. 4-5 комплекста яшәүчеләр һәм «Гренада 4,5» ТИҮ рәисе 4/10, 4/20, 4/14 торак йортлар янындагы территорияне һәм клумбаларны чистарттылар. «Үзәк 16» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе тарафыннан территорияне җыештыру, 16 комплекста куаклар кисү оештырылган.

Комсомол районы хакимияте коллективы Муса Җәлил проспекты буенча 57 торак йорттан 52 торак йортка кадәр 8 комплекс территориясен, «Жемчужина» санаторие артындагы яр буе зонасын, «Төзүче» стадионы янында, сугышчы-интернационалистлар стеласы янындагы сквер территориясен җыештырдылар.

Санитар-экологик айлык башыннан бирле 6 533 агач һәм куак утыртылган, 4273 га мәйданда яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылган, 11078 куб. метр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылган.

Җомга, 23 октябрь 2020, 17:14