Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Кашап улы Хәйдәровка 95 яшь тулды. Аңа Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.

Мансур Кашап улы Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. 4 сыйныф тәмамлый. 1940 елда колхозга тракторчы булып эшкә чыга. 1942 елда уку полкына хәрби хезмәткә алына. 1943 елда, укуны тәмамлагач, кече сержант исемен ала һәм Ерак Көнчыгыш фронты карамагына җибәрелә. Япония белән чиктә хезмәт итә, зенитчы буларак хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1948 елда демобилизацияләнә, өйләнә. Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводында 1973 елга кадәр электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли. 1973 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы КАМАЗ ремонт-инструменталь заводында эшли. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

ІІ дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале, эш урыныннан мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 26 октябрь 2020, 14:21