Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Ольга Ивановна Варламованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов та кушылды.

Ольга Ивановна Аксубай районының Алексеевка бистәсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул Алексеевка бистәсенең «Дружба» колхозында эшли. 1953 елда Чистайда эшкә урнаша. Ольга Ивановна 1954 елда туган авылына кайта, пенсиягә чыкканчы «Дружба» колхозында эшли.

1986 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Юбиляр ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Ольга Ивановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 26 октябрь 2020, 15:09