Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

31 октябрьдә интернет-кулланучылар «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» гаилә укуы фестивалендә катнаша ала. Чараның трансляциясе библиотека-челны.рф  учреждениесенең рәсми сайтында, "ВКонтакте" социаль челтәрендә Чаллы шәһәре китапханәсе YouTube-каналында 12 нче китапханә-филиалы битендә татар телендә барачак.

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасының танылган язучылары Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Марс Яһүдин, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, шулай ук китапханәнең актив укучылары башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Катнашучылар игътибарына «Гаиләнең яраткан китабы», «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» конкурсларында катнашкан гаиләләр эшләре презентациясе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук онлайн-чарада гарәп алфавитының нәрсә икәнен, шулай ук гарәп хәрефләре белән исемнәрне язу дөреслеген белергә мөмкин булачак.

Сишәмбе, 27 октябрь 2020, 15:53