Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Дәүләт Думасы «112» бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде: «Бердәм телефон номерын кертү барлык ашыгыч хезмәтләрнең нәтиҗәлерәк, оператив, җайга салынган эше өчен кирәк. Мондый чара аварияләрдән, янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән килгән зыян күләмен киметәчәк һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренә күбрәк кешене коткарырга мөмкинлек бирәчәк».
Закон проекты «112» системасын булдыру, эшләтү һәм үстерү буенча бердәм принципларны, таләпләрне, вакытлы параметрларны, регламентларны билгеләячәк. «112» бердәм номеры буенча ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасын булдыру» федераль максатчан программасы кысаларында РФнең 56 субъектында уңышлы гына эшли. 2019 елда эшкәртелгән чакырулар саны 60 млннан артык тәшкил итте, 2020 елның сигез аенда – 42 млннан артык, бу халык тарафыннан «112» системасын кабул итүнең кирәклеге турында сөйли.

Сишәмбе, 27 октябрь 2020, 16:24