Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә узган ачык тыңлауларда шәһәрне җылылык белән тәэмин итү схемасын актуальләштерү проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев алып барды.

 Утырышта катнашучылар игътибарына 2035 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрен җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проекты тәкъдим ителде.

Яр Чаллы җылылык белән тәэмин итү схемасы проектын эшләүче - "Энерготехаудит инженер үзәге". Оешманың генераль директоры Алексей Поленов ачык тыңлауларда катнашучылар алдында доклад белән чыгыш ясады. Спикер сүзләренә караганда, җылылык йөкләнеше үсеше елына уртача 25 Гкал/сәг тәшкил итә.

"Чаллы шәһәре җылылык энергиясен кулланучыларның гомуми йөкләнеше 1376 Гкал/сәгать тәшкил итте, шул ук вакытта тоташтырылган йөкләмәнең 71,8% торак һәм иҗтимагый-бюджет бүлмәләренә туры килә, сәнәгать кулланучылары өлеше 28,2% тәшкил итә", – дип билгеләп үтте Алексей Поленов.

 Җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проекты Россия Энергетика министрлыгына җибәреләчәк.

Сишәмбе, 27 октябрь 2020, 16:29