Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү максатыннан Чаллы полициясе сораштыру үткәрә, аның максаты – шәхеснең куркынычсызлык дәрәҗәсен бәяләү һәм халыкның полиция эшчәнлегеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү.

Сораштыруны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе сайтында узарга мөмкин https://челны.16.мвд.рф/опросы, ул тулысынча аноним һәм теркәлүне таләп итми. Иҗтимагый фикер Эчке эшләр органнары эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийларының берсе булып тора. Сораштырулар нәтиҗәләре халык белән эшләүдә исәпкә алу һәм оператив-хезмәт эшчәнлегенә кирәкле төзәтмәләр кертү өчен җитәкчелек тарафыннан файдаланылачак.

Чәршәмбе, 28 октябрь 2020, 13:34