Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында шәһәр яшәешен тәэмин итү хезмәтләре тарафыннан иң җитди чаралар күрелә. Идарәче оешмалар (29 нче ИК, 12 нче ТМШ) гомуми файдаланудагы урыннарны дезинфекцияли, ишек тоткаларын, лифтларны, чүп салу камераларын эшкәртә. Барлык идарәче компанияләргә, шәһәрнең торак фондында профилактик чараларны көчәйтү йөкләмәсе күрсәтелгән хатлар җибәрелде.

Шәһәрнең торак фонды 1378 йорт (8277 подъезд, 3654 лифт) тәшкил итә. Ишегалларын җыештыручылар, подрядчы оешмалар хезмәткәрләре индивидуаль саклану чаралары белән җиһазландырылган. Идарәче компанияләр тарафыннан эшләнгән эшләр турында көн саен хисап бирелә. Идарәче компанияләр, шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә подъездларны һәм лифтларны эшкәртү буенча сайлап алу тикшерүләре үткәрелә. Бу эш дәвам итәчәк.

Чәршәмбе, 28 октябрь 2020, 11:45