Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Татарстанда сәнәгать туризмын үстерү буенча семинар узды. Чараны Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» АКБОның Стратегик инициативалар агентлыгы һәм шәһәрнең Башкарма комитеты белән берлектә оештырды.

Чарада республиканың туристлык компанияләре һәм сәнәгать предприятиеләре катнашты. Семинар барышында Россия төбәкләре өчен сәнәгать туризмын үстерү методологиясе тәкъдим ителде, Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан эшләнгән, Россиядә сәнәгать туризмын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы практикалар күрсәтелде, шулай ук әлеге юнәлешне үстерү буенча киңәшләр бирелде.

Яр Чаллы шәһәрен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова тәкъдим итте. Үзенең чыгышында ул: "Сәнәгать туризмын үстерү-актуаль һәм перспектив тема. Бу юнәлешне гамәлгә ашыру кадрларны җәлеп итәргә, предприятиеләргә яңа элемтәләр табарга, кулланучылар белән коммуникацияләр каналларын төзергә, базар лидеры – предприятиенең имиджын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк", – дип билгеләп үтте.

Семинар спикеры «MICE-market» компаниясе - эшлекле туризм һәм чаралар агентлыгы генераль директоры Сергей Рыжов, «Россиянең яшь эшмәкәре – 2015» конкурсы «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә җиңүче булды.

Видеоконференцэлемтә режимында семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән стратегик инициативалар агентлыгының сәнәгать туризмын үстерү программасы җитәкчесе Ольга Шандуренко мөрәҗәгать итте.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Баранова, «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Дилбәр Садыкова, предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясады.

Чәршәмбе, 28 октябрь 2020, 16:05