Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда регламент, хокук тәртибе һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге идарә башлыгы урынбасары – хезмәт башлыгы Сирень Галиәкбәров, Чаллы шәһәре прокуроры вазыйфаларын башкаручы Айдар Галиев, Башкарма комитетның җаваплы затлары катнашты.

 Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы полиция гарнизонының эш нәтиҗәләре турында Надир Закиров сөйләде. "Резонанс җинаятьләренә карамастан, Яр Чаллы шәһәре элеккечә үк Татарстан Республикасының иң имин шәһәрләре рәтендә кала бирә. Һичшиксез, бу халык тормышының сыйфатлы күрсәткечләренә, шәһәрнең икътисадый җәлеп итүчәнлегенә уңай йогынты ясый, бу хәзерге шартларда күп кенә инфраструктураларны үстерүгә мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.

Надир Закиров коронавирусның гомуми пандемиясе белән бәйле катлаулы икътисадый вәзгыять җинаятьчелек үсешенә ярдәм итте, дип белдерде.

Шулай итеп, кәрәзле элемтә һәм "Интернет" аша кылынган җинаятьләр саны 59%ка арткан. "Дистанцион" урлаулар саны ике тапкыр диярлек арткан. "Изоляция чорында күп кенә гражданнар сатып алу өчен төрле онлайн сервислардан актив файдалана башлады, ә кайберләрендә, керемнәрнең кимүенә бәйле рәвештә, барлык җыелган әйберне югалтудан курку барлыкка килде. Мәгълүмати-профилактика чаралары үткәрелүгә карамастан, зыян күрүчеләр һәм аларга карата кылынган "дистанцион" җинаятьләр саны арта гына бара. Шулай да, безнең гамәлләребез бушка узмады, гражданнарның кайбер өлешенә сак булырга чакыруыбызны ирештерә алдык", - дип ассызыклады ул.

Шулай итеп, матди зыян китермичә, мондый җинаятьләрне кылырга омтылу фактлары буенча 115 вакыйга нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Бу күрсәткеч узган елгыдан ике тапкыр күбрәк.

Полиция башлыгы җәмәгать урыннарында оператив хәлләр сизелерлек яхшыруын билгеләп үтте. Шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклауда муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм ирекле халык дружиналары әгъзалары актив катнаша. Алар ярдәмендә 96 җинаять һәм 5500 административ хокук бозу ачыкланган.

Шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән 2015 елдан бирле "Имин шәһәр" программасы актив үсеш ала, аның системасында ике меңнән артык видеокамера эшли. Шуның ярдәмендә 1600дән артык административ хокук бозуларга юл куелмады һәм 300гә якын җинаять ачылды: "Кайчагында видеокүзәтү язулары гына да гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен нигез булып тора", - диде Надир Закиров.

Шәһәрдә алкогольнең легаль булмаган әйләнешенә аерым игътибар бирелә. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә тугыз җинаять эше кузгатылды һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозуның җиде йөздән артык очрагы ачыкланды. Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү өчен күп эш башкарылды. Бүгенге көндә өч йөздән артык балигъ булмаган бала профилактик исәптә тора. Алар белән җинаятьләрне һәм хулиганлык күренешләрен кисәтүгә, булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

 "Кибердружина" проекты администрациясе белән берлектә социаль челтәрләргә даими мониторинг үткәрелә. Хәзерге вакытта җинаятьчелек дөньясы идеологиясен пропагандалаучы формаль булмаган яшьләр хәрәкәтләре аралашу өчен кулланыла торган дүрт ресурс ачыкланган һәм блокка куелган. 

"Эчке эшләр органнары өчен төп юнәлешләр буларак, министрлык экстремизмга каршы көрәшне һәм җинаятьчелекнең оешкан рәвешләрен билгели. Җинаятьләрне ачу һәм тикшерүнең нәтиҗәлелеген арттыру. Икътисад өлкәсендә иң беренче бурыч, икътисадны инновацион үстерүгә бүлеп бирелә торган, эре инвестицион проектлар һәм коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән финанс чараларын яклау ", – диде Надир Закиров, соңыннан депутатларны кызыксындырган сорауларга җавап биреп.

Моннан тыш, риелтор гамәлләреннән зыян күргән гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, депутатлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенә массакүләм мәгълүмат чараларында оператив-эзләнү чаралары барышы турында аңлатмалар бирергә тәкъдим иттеләр.

Җомга, 30 октябрь 2020, 08:03