Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы узды. Конкурсның максаты – яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче талантлы белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста катнашучылар – яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, педагог-яшьләр үзәкләрен, яшьләр-яшүсмерләр клубларын оештыручылар һәм Башкарма комитетның яшьләр эшләре буенча идарәсе белгечләре.

Катнашучылар жюри әгъзалары алдында автор проектларын презентацияләделәр һәм якладылар. Җиңүчеләрне өч номинация буенча сайладылар. Шулай итеп, «Дәүләт яшьләр сәясәте учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә беренче урынны Алия Бикмөхәммәтова (яшәү урыны буенча "Яшүсмер" яшьләр-үсмерләр үзәге) алды. Икенче урында Анастасия Гайфуллина ("Орион" яшьләр үзәге); өченче урында – Тимур Сухих (яшәү урыны буенча "Яшүсмер" яшьләр-үсмерләр үзәге).

«Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» номинациясендә беренче урында - Олег Морозов (яшәү урыны буенча «Яшүсмер» яшьләр-үсмерләр үзәге), икенче урында Виктория Юнысова («Заман» яшьләр үзәге), өченчедә – Ирина Кузнецова (яшәү урыны буенча «Яшүсмер» яшьләр-үсмерләр үзәге).

«Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы яшь хезмәткәр» номинациясендә беренче урынны Гөлнара Минһаҗева («Шатлык» яшьләр үзәге), икенче урынны Дарья Чучалина («Орион» яшьләр үзәге), өченче урынны Татьяна Сырова («Нур» яшьләр үзәге) яулады.

Калганнар катнашучы дипломнары белән бүләкләнде

Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2020, 09:01