Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында "Россиягә хезмәт итәм!" тантаналы чарасы узды, анда офицерлар, югары һәм урта белем бирү студентлары, укучылар чакырылган иде. "КАМАЗ" мәдәният сарае фойесында чаллылыларга күчмә күргәзмә белән "Контракт буенча хәрби хезмәтме - син сайлыйсың!" презентациясе тәкъдим ителде һәм тематик буклетлар таратылды.

Залда утыручыларга сәламләү сүзләре белән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, шулай ук ТР Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов мөрәҗәгать иттеләр.

"Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлеге каршындагы Хәрби комитет идарәсе рәисе, полковник Анатолий Лапуть һәм "Яр Чаллы шәһәре ветераннар (пенсионерлар) берләшмәсе" җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Зөһрә Сәитова шулай ук чаллылыларны якынлашып килүче "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" белән котладылар.

"КАМАЗ" мәдәният сарае һәм шәһәрнең җырчылары, иҗат коллективлары: Илья Васильев, Регина Әдиатуллина, Елизавета Крылова, "Непоседы" вокаль ансамбле, "Адажио" һәм "Бисеренки" хореография ансамбльләре, "Терпсихора" бию ансамбле, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче мәктәп кадетларының күрсәтмә номерлары тәкъдим ителде.

Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2020, 11:02