Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ сәламәтлек һәм туклану порталы базасында Роспотребнадзорның «Сәламәт туклану мәктәбе» дигән агарту проекты эшли башлады. Порталда сәламәт туклану мәсьәләләренә һәм аның төрле аспектларына багышланган лекцияләр бар.

Елның теге яки бу фасылында ничек тукланырга? Безнең аңыбызда туклануга кагылышлы нинди мифлар йөри? Ничек сәламәт туклануга күчәргә? бу һәм башка сорауларга җавапларны Роспотребнадзорның «Сәламәт туклану мәктәбе» дигән яңа проектында алырга мөмкин.

«Сәламәт туклану мәктәпләре» тематик лекцияләр ведомство экспертлары редакциясе астында оештырылган. Проектның фәнни базасы туклану, биотехнология һәм азык куркынычсызлыгы федераль тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Аның белгечләре төрле яшьтәге кешеләрнең балансланган рационы, туклану үзенчәлеге, нинди продуктлар файдалы, ә кайсыларын кулланмау яхшырак булуы турында кыйммәтле белемнәр белән уртаклашачак.

Платформада «Сәламәт туклану мәктәбе»нең иң кечкенә «укучылары» өчен видеолекцияләр тупланган бүлек тә бар. Бу видео җиңел уен форматында, шул исәптән анимация кулланып, балаларга аңлаешлы формада сәламәт туклану кагыйдәләрен җиткерү өчен булдырылган.

Шулай ук төрле яшьтәге «Сәламәт туклану мәктәбе»ннән файдаланучыларга махсус эшләнгән тестлар да ачык булачак, алар ярдәмендә үзеңне тикшерергә – баланслы туклану турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булырга һәм үз рационыңның «сәламәт» билгесенә ни дәрәҗәдә туры килүен белергә мөмкинлек бирә.

Җомга, 20 ноябрь 2020, 13:26