Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Мария Григорьевна Пенчук котлаулар кабул итте.

 Мария Григорьевна Полтава өлкәсендә, күп балалы гаиләдә туа. Сигез сыйныф тәмамлый һәм Луганск шәһәрендә техник көллияттә укуын дәвам итә. Укуын тәмамлагач бухгалтер булып эшкә урнаша. Сугыш елларында окоп казый, яралылар өчен госпитальдә ярдәм итә. 1947 елда сугыш ветераны Валентин Макаровичка кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

1949 елда бөтен гаиләсе белән Ростов өлкәсенең Шахты шәһәренә күчеп киләләр. 2006 елда Мария Григорьевна Яр Чаллыга килеп төпләнә. Юбилярның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2020, 15:22