Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 30 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә татар яшьләре форумы узачак. Чара «Нур» яшьләр үзәгендә оештырыла. Биредә интенсив белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк. Көндезге программа кысаларында «Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы» дигән баш мие штурмы узачак, бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грант эшчәнлеге, медиа буенча лекцияләр, психология, ораторлык осталыгы, дизайн, фото һәм видео-сәнгать буенча мастер-класслар каралган.

Катнашучылар алган белемнәрен воркшоп вакытында куллана алачак, анда үзеңнең татарча проектыңны булдырырга һәм якларга кирәк булачак.

Форум көнендә шулай ук «Нур» яшьләр үзәге бинасы буенча аудиогидның «Элеккеге «Мәскәү» рестораны дип аталган пилот версиясе дә тәкъдим ителәчәк. Экскурсияне QR-кодлар ярдәмендә узарга мөмкин булачак. Экскурсиянең авторлары-тарихчы, урбанист Ильяс Салихов һәм URBANTATAR проекты авторы Гүзәл Әхмәтгәрәева.

Кичке программа кысаларында татар альтернатив музыкасы концерты узачак. Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнашачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, «Реальное время» сайты журналисты, лейблның креатив директоры Уимму Миѕіс, Чәк-чәк музее эксперты, музыкант, гид Рәдиф Кашапов, Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова форумның махсус кунаклары булачак.

Җомга, 30 октябрь 2020, 10:59