Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча Шәһәр Советының даими комиссиясе утырышы узды. Депутатлар «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге 2020 елның III кварталы бюджеты үтәлеше турында» хисап тыңладылар. Доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова чыгыш ясады.

Әлеге мәгълүмат нигезендә, агымдагы елның 9 аенда шәһәр бюджетының керем чыганаклары 7 млрд 346 млн сум тәшкил иткән, шәһәр бюджетына төп керем чыганагы – физик затлар кеременә салым. Шәһәр бюджетына физик затлар кеременә салым төп керем чыганагы булып тора. НДФЛ бюджетка 1 млрд 726 млн сум күләмендә керде.

Җыелма керемгә салымнар 464 млн сум тәшкил итте, 2019 елның шул ук чорына карата 14,5%ка кимеде. Шәһәр бюджетына җир салымы 341 млн 543 мең сум күләмендә керде, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,6%ка кимеде. Физик затлар милкенә салым 51 млн сум күләмендә күчерелгән.

2020 елның 9 аенда бюджет чыгымнарын үтәү 7 млрд 642 млн сум яки төгәлләштерелгән планның 76% тәшкил итә. "Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр алдында барлык социаль йөкләмәләр үтәлгән", - дип билгеләп үтте Светлана Мөлекова.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов агымдагы елның 19 октябреннән Чаллыда муниципаль белем бирү оешмаларында укучы инвалид балалар өчен бушлай кайнар аш оештырылган, дип өстәде.

Агымдагы елның апрелендә үзизоляцияләү чорында ташламалы туклануны экономияләү хисабына 481 балага туклану оештыруга 1 720,0 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Җомга, 30 октябрь 2020, 10:44