Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының йөз бюджет барлыкка китерүче предприятиесе НДФЛның гомуми суммасыннан 55%ын тәэмин итә. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте. НДФЛны иң эре түләүчеләр – «КАМАЗ» ГАҖ, Катыргы-кәгазь комбинаты, «Ремдизель», «Татэнерго», «Чаллы икмәге», «Риат» һ.б. Эре предприятиеләр белән беррәттән, физик затлар кеременә салым буенча үсешне бюджет учреждениеләре 109,5% яки 116 млн сумга алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тәэмин итте.

9 ай нәтиҗәләре буенча, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары шәһәр бюджетына физик затлар кеременә 62 млн сум күләмендә салым күчерделәр, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31%ка күбрәк.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 251 млн сум күчерелгән, үсеш – 31,4%. Урта предприятиеләр буенча салым 19%ка яки 60 млн сумга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары буенча 13%ка яисә 13 млн сумга кимегән.
Яр Чаллының йөз предприятиесе физик затлар кеременә салымның 55%ын тәэмин итә

Дүшәмбе, 2 ноябрь 2020, 10:26