Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда көн саен подъездларны дезинфекциялиләр. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 1 378 йорт, 8 277 подъезд һәм 3 654 лифт исәпләнә.

Узган атнада шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе белгечләре 308 подъездны тикшерде: "Җыештырылуның кайда үткәрелүен, графикларга туры килү-килмәүне карадылар. Без бу эшнең башкарылуын күрәбез", - дип билгеләп үтте спикер.

"Контроль системасы, графикта төгәл дата, вакыт  билгеләнгән булырга тиеш. Башкарылган эшләрне идарәче компания тарафыннан контрольгә алу зарур. Бу стандарт һәм гомум кабул ителгән нормалар, алар шәһәребезнең торак фондында да эшләргә тиеш. Кирәк икән, фотофактны теркәргә мөмкин. Барлык башкарылган эшләр дә документаль рәвештә расланырга тиеш", - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 Моннан тыш, Илья Зуев көн саен трамвай һәм маршрут автобусларын эшкәртү дәвам итә, дип сөйләде. Ул шулай ук җәмәгать транспортына шәхси саклану чараларыннан башка керү тыела, дип искәртте.

Дүшәмбе, 2 ноябрь 2020, 10:51