Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Андреевна Абызова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Мария Андреевна Чаллы районының Орловка бистәсендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында урман кисүдә эшли. Мария Андреевна озак вакытлар «Камский»совхозында терлекче булып эшләде. Лаеклы ялга 1995 елда шәһәр медицина азык-төлек блогыннан чыга.

Мария Андреевна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы, алты оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 3 ноябрь 2020, 10:11