Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр тирән тарихи һәм рухи-патриотик тамырларга ия. Алар Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген гәүдәләндерә, республика дәүләтчелегенә һәм Россиянең героик үткәненең якты сәхифәләренә тирән хөрмәт билгесе булып тора. Чаллы халкына бу бигрәк тә якын һәм аңлашыла. Ярты гасыр элек Камадагы кечкенә шәһәрчеккә илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән кеше кил, алар бер максат белән берләшкәннәр – кыска вакыт эчендә дөньяда иң эре автомобиль заводы һәм мегаполис төзү. Бердәмлек һәм моңарчы күрелмәгән максатчанлык нәтиҗәсендә алар үз хыялларын тормышка ашырдылар, балаларына һәм оныкларына хезмәт батырлыгы күрсәттеләр.

Без республикабыз белән горурланабыз, аның 100 еллыгын быел билгеләп үтәбез. Бүген Татарстан-Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Республика белән бергә Чаллы да динамик рәвештә үсә: без машина төзелеше, металлургия һәм төзелеш тармакларының, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүчеләреннән куәтле индустриаль база формалаштырабыз. Бу казанышларга Татарстан җиренең үз территориясендә яшәүче барлык халыкларга хезмәт сөючәнлек, дуслык, толерантлык һәм хөрмәт белән дан тотуы нәтиҗәсендә ирешелде. Конституциядә ныгыган закон нигезләре милләткә, сәяси карашларга һәм дингә карамастан, республика халкының хокукларын һәм ирекләрен бергә туплады. Һәркемгә тормышның теләсә кайсы өлкәсендә потенциалны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр гарантияләнгән. Җәмгыять социаль тотрыклылыгының ныклы нигезе булган тигезлек һәм гаделлек принциплары безгә киләчәктә дә Чаллы, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең алга таба чәчәк атуы хакына масштаблы бурычларны тормышка ашыру өстендә нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирер дип ышанам. Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Бәйрәм белән сезне, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләр юллыйм!

Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
Чәршәмбе, 4 ноябрь 2020, 08:01