Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узды. Анда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет, иҗтимагый оешмалар, партия вәкилләре катнашты.

"Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы вәзгыятькә карамастан, без монда – Мәңгелек ут янында җыелуны бурыч итеп санадык, бүген илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы безнең данлы, күп милләтле, хезмәт сөючән республика Конституциясе көнен билгеләп үтәчәк. Бу ике бәйрәмнең тарихи, рухи тамырлары бар.

Быел без халкыбызның 20 нче гасырның канкойгыч сугышында - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Нәкъ менә бердәмлек нәтиҗәсендә безнең күпмилләтле халык фашист Германиясен җиңеп, илебезне кол итүдән саклап калу өчен барысын да эшләде. 2020 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Ата - бабаларыбыз башларын салган хәтеребезне саклыйбыз. Ярты гасыр элек безнең шәһәрне һәм дөньядагы иң зур автомобиль заводы төзергә килгән кешеләрдә бердәм максат булды. Бүген без Кама буенда хезмәт батырлыгы күрсәткән беренче төзүчеләр буынына рәхмәт белдерәбез", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев, чаллылыларны бәйрәм белән котлап.

Чара ахырында мәңгелек утка чәчәкләр салу булды.

Чәршәмбе, 4 ноябрь 2020, 11:59