Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хастаханәләрне медицина кислороды белән тәэмин итү контрольдә тотыла. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев журналистлар белән пресс-конференция барышында белдерде.

"Йогышлы авырулар хастаханәсендә пациентларны кислород белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Бу мәсьәлә даими контрольдә. Барлык пациентлар да, сатурация дәрәҗәсенә, сулыш җитмәү дәрәҗәсенә карап, кислород агымы ала", - диде Александр Николаев.

Шулай ук шәһәрнең сәламәтлек саклау җитәкчесе даруханәләрдә дарулар белән тәэмин итү контрольдә булуын билгеләп үтте. 

"Даруханәләрнең дәүләт челтәре буенча сәламәтлек саклау министрлыгының фармация идарәсе, шул исәптән шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан препаратларның булуына даими мониторинг алып барыла. Кирәк булган очракта дарулар санының кимүе турында хәбәр ителә. Һәр препаратның аналоглары бар. Шуңа күрә препаратлар булмаганда, аналогларны карарга кирәк. Бу мәсьәләне җентекләп, һәр дару буенча конкрет карау сорала", - дип аңлатты Александр Николаев.

Россиядә даруларны маркировкалау системасына үзгәрешләр кертелде. Бу вируска каршы препаратларга һәм антибиотикларга ихтыяҗ арту белән бәйле.

Пәнҗешәмбе, 5 ноябрь 2020, 10:25