Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Пенсия фонды волонтерлары 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Электрон хезмәтләрне бергә башкарыйк» акциясе үткәрәчәк, аның кысаларында дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын үзләштерүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Волонтерлар пенсионерларны билгеләнгән барлык социаль түләүләрне ничек карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчерү турында гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрдән өйләреннән чыкмыйча гына ничек файдаланып булуын  күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, булачак пенсионерларга шәхси счетның торышы турындагы язма белән ничек танышырга һәм пенсионер категориясенә керү турында белешмә алырга кирәклеген аңлатачаклар. Волонтерлар әти-әниләргә ана капиталы белән ничек идарә итеп булуы турында сөйләячәкләр.

Пенсия фонды волонтерлары клиент хезмәтләренең кабул итү залларында урнаштырылган кунак компьютерларында өйрәтүләр үткәрәчәк. Акция республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә узачак. Күрсәтелгән эш графигы буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 09:11