Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясендә Татарстан Республикасы халык рәссамы Виктор Анютинның "Исәнме, тамашачы!" юбилей күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә рәссамның 70 яшьлегенә багышлана.

Виктор Анютин 1950 елның 21 октябрендә Рязань өлкәсенең Касыйм районы Марьино-Заречное авылында туа. 1970 елда Рязань сәнгать училищесын тәмамлый. Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаганнан соң, 1979 елда РФ Сәнгать фондының Чаллы сәнгать-җитештерү остаханәләренә җибәрелә һәм җитештерү, иҗат, күргәзмә эшчәнлегенә актив керешә. Проектлаучы рәссам һәм монументалист буларак, шәһәрнең төзелеш чорында, аны бизәү эшендә катнаша. Объектларны сәнгать ягыннан хәл итү концепцияләренең проект эшләнмәсеннән алып, катлаулы күп фигуралы композицияләрдән, гомумкешелек темаларына рәсемнәр ясауга кадәр эш алып бара.

Җомга, 6 ноябрь 2020, 11:38